Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы суды полиция хезмәткәренә кул күтәргән бәндәне хөкем итте

Хокук бозуларның күбесе исерек хәлдә эшләнә. Бу язма "герое" да эчкән килеш полиция хезмәткәренә карата көч кулланган. Билгеле, айнык булмау кешене җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Әлеге бәндә дә суд эскәмиясенә утырды. Быел август аенда район эчке эшләр бүлекчәсе парковкасы территориясендә Базарлы Матакта яшәүче М. район ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте өлкән...

Хокук бозуларның күбесе исерек хәлдә эшләнә. Бу язма "герое" да эчкән килеш полиция хезмәткәренә карата көч кулланган. Билгеле, айнык булмау кешене җинаять җаваплылыгыннан азат итми. Әлеге бәндә дә суд эскәмиясенә утырды.

Быел август аенда район эчке эшләр бүлекчәсе парковкасы территориясендә Базарлы Матакта яшәүче М. район ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте өлкән инспекторына кул күтәрә. Бу вакытта үзенең хезмәт бурычларын үтәгән, форма киеменнән булган ЮХИДИ инспекторының күкрәгенә ул берничә мәртәбә башы белән суга.

Ә бит М. моны белә торып, үзенең хезмәт вазыйфаларын үтәүче полиция хезмәткәренә, димәк, власть вәкиленә карата көч куллануын, законга каршы гамәл кылуын аңлап эшли. Дөрес, судта ул гаебен тулысынча таныды, кылганына үкенүен әйтте.

Район суды М.ны РФ Җинаятьләр җыелмасының 318 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда - власть вәкиленә карата аның хезмәт вазыйфаларын башкару белән бәйле көч куллануда гаепле дип тапты. Җинаятьчегә 10 мең сум күләмендә штраф салынды.

Вадим Серобаба,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев