Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы талпан кадалу куркынычы аеруча зур булган төбәк санала

Татарстанда талпан чоры башланган.

Белгечләр әйтүенчә, быел алар узган ел белән чагыштырганда өч көнгә иртәрәк - 12 апрельдә уянган. Кыска гына вакыт эчендә талпаннар республикада биш кешегә зыян салырга да өлгергән инде. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, Татарстанның 30 төбәгендә, шул исәптән безнең Әлки районында талпан кадалу хәвефе аеруча зур икән. Бу кечкенә бөҗәк кешегә энцефалит һәм боррелиоз кебек гаять куркыныч авырулар йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә алардан саклану чараларын күрү зарур. Талпан күбесенчә үзенең "корбанын" биек үләндә көтеп тора, дип кисәтә белгечләр. Табигатькә чыкканда, урманга барганда талпан тәнгә үтеп керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Урманда булып кайткач һичшиксез бөтен тәнне җентекләп тикшерү мәслихәт. Талпан кадалган булса, ярдәм сорап медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев