Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында яшәүче Салихҗан ага Сафинга күптән түгел 90 яшь тулды. ФОТО

Бу олуг юбилее белән аны район башлыгы Александр Никошин өенә барып тәбрикләде.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырып, район хакимияте исеменнән изге теләкләрен юллап: "Сездәй ветераннарыбыз белән без чын-чынлап горурланабыз, Салихҗан ага. Сездәге тормышны ярату, туган җиргә тугрылык, хезмәт сөю кебек сыйфатлар яшьләребезгә дә күчсен иде",-диде район башлыгы.
Алма агачыннан ерак төшми
Салихҗан ага - булдыклылар, гайрәтлеләр нәселеннән. Аның Муса бабасы алты бертуган ир-егет арасында үскән. Һәркайсы тырышлык-лары белән дан тотканнар. Татар Тахталысы авылыннан күчеп килеп, Төгәлбәйдә нык тормыш белән яшәгәннәр. Бабасының куәтле тегермәне булып, авыл халкына хезмәт күрсәткән. Әмма Сталин репрессияләре аларга да кагылмый узмаган. Ике келәтләрен сүтеп алып китүләрен ул чагында биш яшьлек малай булган Салихҗан әле дә хәтерли. Тегермәнне дә тартып алалар. Ләкин, юньләп карап эшләтмәгәнлектән, ул бик тиз сафтан чыга.
Әтисе Закирҗанның да кулыннан килмәгән эше булмый. Бөек Ватан сугышының башыннан ахырынача фронтта фашистларны кыйный ул. Исән кайтса да, сугышта алган яралары озак яшәтми, 50 яшендә бакыйлыкка күчә.
Сугыш елларында авылдагы бик күп авыр хезмәт Салихҗан кебек үсмер малайлар җилкәсенә төшә. Үткен, кулы эшкә яткан Салихҗан ни тапшырсалар шуны башкара. Тай көтүе дә көтә ул, ат караучы булып та эшли. "Әти сугышка киткәч, ике ат җигеп йөрдем",-ди. Ә сугыштан соң тракторга утыра.
Салихҗанны әле военкомат юлламасы буенча шахтага да җибәрәләр. Елдан артык күмер чаба егет, алдынгылар сафына чыга. Биредә калырга бик үгетләсәләр дә, туган ягыннан аерылырга теләми ул, Төгәлбәйгә кайтып, механизатор эшен дәвам итә.
Ир-ат үзен хуҗа итеп тойсын
Салихҗанга ике трактор беркетәләр. ДТда эшли, кирәк икән, погрузчикка утыра. Чәчү өстендә, туңга сөрүдә кырдан кайтмыйча, куна-төнә хезмәт куя. Ә урак вакытында комбайн иярли. Яратып, җир җимертеп эшли Салихҗан. Техниканы биш бармагы кебек белә, аның тракторы беркайчан ватылып ятмый. Намус белән, җиренә җиткереп эшләү аның канына сеңгән. Ир-ат җирдә үзен хуҗа итеп тоярга тиеш, дип саный ул. Әштер-өштер эшләүгә, колхоз-совхоз малын әрәм-шәрәм итүгә түзеп тора алмый.
Берсендә шулай Бряндино станциясеннән совхозга катнаш азык ташыйлар. Салихҗанны да тракторы белән шунда җибәрәләр. Ни күрсен: боларга катнаш азык төйи башлауга, бер төркем хатын-кызлар кул арбаларына кап-чыклар салып китәләр. Тракторчыларга җитәкче булып килгән ир-ат катнаш азыкны шулай көмешкәгә алыштырырга гадәтләнгән икән. Моны белеп алуга, Салихҗан совхоз малына хыянәт итүче теге бәндә белән бик каты сөйләшә. Шул көннән соң арба тарткан җирле халык болар тирәсендә бүтән күренми.
Икенче бервакыт Салихҗан зоотехник белән Чистайга совхоз итен тапшырырга китәләр. Түшкәләрне складка бушатып, документлар тутырганда күзе төшә тракторчының: болар китергән итне түбән сорттан кабул иткәннәр бит.
-Бик нык ачуым чыкты шунда, зоотехникка әйтәм, ник син түзеп торасың моңа, дим. Завскладка да әйттем: син нәрсә шикәр кебек итне түбән сорттан аласың, әнә почмакта торамы карала башлаган ядау сарык түшкәләре, түбән сорт шундый була, дөрес бәяләмәсәң, киредән төйим дә китәм итне, бүтән җиргә тапшырам, дидем. Тәки югары сорттан алырга мәҗбүр булды, ите чыннан да бик яхшы иде,-бүген инде ветеран боларны көлемсерәп искә төшерә.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Бу сүзләр нәкъ менә Салихҗан абый турында әйтелгән кебек. Авыл җирендә, бигрәк тә техника тирәсендә гел кирәге чыга, дип, тимерче эшенә дә өйрәнә ул. Алай гына түгел, слесарь һөнәрен дә үзләштерә. Кирәкле детальләрне, тырма тешләрен менә дигән итеп ясап куя. Хуҗалыкта аның бу осталыкларыннан әледән-әле файдаланалар. "Правда" совхозының ул чактагы директоры Самат Мамадалиев:
-Сафин, тракторыңны куеп торып тимерчелеккә бар әле. Урак җитә бит, өлгереп булмый, - ди торган була.
Печән оны гранулалары ясый торган җиһаз ватыламы, АВМ агрегаты сафтан чыгамы, Салихҗанны чакыралар. Ул бер вакыйганы искә ала:
-Бервакыт директор тракторда эшләгән җиргә килгән. Печән оны агрегаты атнага якын инде тик тора, ватылган, һич җаена төшә алмыйлар, бар әле, кара, ди. Бардым, барабанны әйләндерә торган каешы өзелгән икән. Иске комбайн каешын алдым да ясап куйдым, гөрләп эшләп китте. Каян беләсең син ул машиналарның серен, дип аптырыйлар иде.
"Әйтсәң, сәгать тә ясый бу Сафин", дип юкка гына мактамаган шул аны директор Мамадалиев.
Агач эшенә дә оста була Салихҗан.
-Өйнең тәрәзә рамнарын алыштырырга кирәк булды да, тукта әле, кешедән сорап эшләткәнче үзем өйрәнеп карыйм, дидем. Рамнар ясый торган абзый бар иде, аның янына барып, көне буе эшләгәнен карап, булышып тордым. Шуннан төшенеп киттем, үзебезгә генә түгел, тагын әллә ничә кешегә ясап бирдем әле.
Яңа өйләрен дә ул берүзе салып чыга.
-Кыш буе салдым ызбаны,-дип сөйли үзе. -Иске өебез белән янәшәдә төзедек яңасын. Эштән кайтам да шунда чыгып китәм. Бик җиренә җиткереп төзедем мин аны. Түшәм такталарын ике тапкыр ышкыладым. Түбәсен дә үзем яптым.
Авыл халкына да бик ярдәмчел булган Салихҗан абый. Аның игелекләрен әле дә искә алып сөйлиләр.
"50 ел гына яшәп калдык…"
Язма героебызның тагын бер яраткан шөгыле - умартачылык. Бу эш белән мавыгып китүен ул болай тасвирлый:
-Берзаман көз көне кырда эшләгәндә чөгендер арасында умарта күче табып алдым. Майка белән җыеп алып кайттым, шикәр балы куйдым, ояларын ясадым. Шуннан үрчетеп, 35 башка җиткердем. Әле дә 8 оя умартам бар. Бал бик сихәтле бит, үзем спирт белән прополис төнәтмәсе ясап ашказанымны да дәваладым әле.
Яшь чагында оста гармунчы була Салихҗан. Баһадир гәүдәле булмаса да, көче, гайрәте ташып тора.
-Мин беркайчан кеше белән ызгышмадым. Мин бит сүгенә дә белмим,-ди ул. -Берәрсе юк-барга сүз кузгата, тавышлана башласа, берни җавап бирми китеп кенә бара идем. Бервакытта да башлап кешегә сукмадым. Әмма инде үземә дә суктырмадым, артык әтәчләнүчеләр булса, андыйларны урынына куя белә идем.
Хәмер белән дә дуслыгы булмаган Салихҗан абыйның. "Кемгәдер булышсаң, аракы кую гадәте бар бит авылда. Мин башта ук әйтә идем, аракы эчмим, бушка эшләп бирәм, дия идем",-дип сөйли ул бу хакта.
Яшьли сөеп кавышкан җәмәгате Һаҗәр белән бик матур гомер иткәннәр алар. Тик менә балалары гына булмаган. Барыбер тормыштан ямь табып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр. Икесе дә совхозда тырышып эшләгән, терлек-туар асраганнар.
-Эшкә киткәнче, Һаҗәр белән иртәнге икедән болынга барып печән чаба идек,-дип искә ала ул бергә булган бәхетле чакларын. - Муллыкта яшәдек, акчага аптырамадык. Мин бит гел зур хезмәт хакы алып эшләдем, премия, бүләк алмый калмый идем. Иң югары пенсия белән лаеклы ялга чыктым. Пенсия яшендә дә 17 ел эшләдем әле.
Кызганыч, бүген Һаҗәре янәшәсендә юк инде. "50 ел яшәп, җәмәгатемә "син" дип тә әйтмәдем. Вафат булгач та бер ел саклады мине Һаҗәр. Ураза вакытында сәхәргә уята иде",-боларны сөйләгәндә Салихҗан абыйның йөзләрен сагыш баса. Икенче тапкыр да өйләнеп карый ул. Әмма ул хатыны да гомерле булмый.
Салихҗан абый, күз тимәсен, әле дә егетләр кебек. Колакка гына саграк. Ул әле йорт тирәсендә эшләп йөри, яшелчәләр үстерә, умарта карый, кәҗә асрый. Җәйләрен чалгы тотып печән дә чаба икән.
Бабайга тормыш алып барырга авылдашы Екатерина Журавлева ярдәм итә. Кызы Илсөяр белән йорт эшләрендә дә булышалар, җылы ризыктан да өзмиләр, мунча да ягып кертәләр. Гел хәлен белешеп торалар, чирләсә дәвалыйлар. Салихҗан абый аларга бик рәхмәтле.
... Тиздән язның җылы көннәре башланыр. Салихҗан абыйның зур бакчасындагы алмагачлар, чияләр шаулап чәчәк атыр, бал кортлары безелдәп очар. Дөнья матур, тормыш дәвам итә, яшәгән саен яшисе килә…
-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев