Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Әти-әниләр БДИ тапшырды. ФОТО

Балалары урта мәктәп тәмамлаучы ата-аналарга бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карау мөмкинлеге бирелде: Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә 15 әти-әни, имтиханнар тапшыруга кагылышлы барлык процедураларны үтеп, рус теленнән сынау тоттылар.

Алар арасында районның төрле авылларыннан килүчеләр бар иде. Өч әти дә сынаудан куркып калмаган: Базарлы Матактан Азат Гайфуллин, Түбән Әлкидаән Рифкать Билалов һәм Иске Матактан Сергей Тихоновның кызлары тиздән БДИ тапшырасы икән. Һәм әтиләр балаларын алда ни көткәнне белергә теләп, башта моны үзләре эшләп карарга уйлаган.

Беренче карашка әллә ни җитди тоелмаса да (имтихан өчен билге куелмый, аның нәтиҗәсе бернигә дә йогынты ясамый бит), әти-әниләргә, телефон, ачкыч, ремень ише тимер детальле әйберләрен янга куеп, металл эзләүче рам аша үтәргә, паспорт күрсәтеп, шәхесләрен расларга һәм имтихан бирү бүлмәсенә бер ручка белән генә кереп, парта артына утырырга туры килде. Биредә аларның исемлекләрен кабат тикшереп, һәрберсенә алдан бүленгән урыннарны күрсәттеләр. Имтихан турында инструктаж үткәрделәр - тәртибен, таләпләрне һәм хокукларын аңлаттылар. Аларның һәр хәрәкәтен видеокамералар күзәтеп торуы турында кисәттеләр. Кагыйдә-таләпләрне бозучының имтихан бүлмәсеннән куып чыгарылачагын әйтергә дә онытмадылар.

Әти-әниләргә имтихан материаллары таратылды. Алар бик тырышып теркәү бланкын тутырдылар һәм 9.37 сәгатьтә биремнәрне үтәргә керештеләр. Класс бүлмәсендә тынычлык урнашты: беркем дә күршесеннән ярдәм өмет итмәде, шпаргалка эзләмәде… Ә биремнәр шактый катлаулы - чын-чын КИМнар иде бит!

Бирелгән вакыттан нәкъ 10 минут алда беренче булып эшен Рифкать Билалов төгәлләде. Аның фикере белән кызыксындым.

-Биремнәр эшләрлек, кызым Энҗенең рус теленнән белемнәре аларны "җиңәрлек" дип өметләнәм. Әмма тимер эзләү рамкасы, паспорт контроле… Болары киеренкелек тудыра, кирәкмәгәнгә дулкынландыра, бәлки әле кайбер үсмерләрне куркытадыр да. Үзеңне гаепсездән гаепле итеп тоясың. Боларны үтү минем өчен файдалы булды әле, кызыма нәрсә киңәш итәргә икәнлекне чамалыйм хәзер,-диде ул.

Шундый ук хисләрне Үргәгардан Рәмзия Билалова, Әхмәттән Лилия Хәйруллина, Иске Салманнан Гөлнур Гарипова һәм башкалар да кичергән булып чыкты. Тихоновка бер бирем бик үк аңлаешлы тоелмаган. Азат Гайфуллин: "Хәзер инде кызымны алда ниләр көткәнен яхшырак аңладым",-дип куйды.

Имтихан биремнәрен барысы да үтәде. Укытучылар эшләрне тикшерәчәк һәм теләге булганнарны нәтиҗәләр белән таныштырачак. Әмма бу чараның максаты ата-аналарның белемен бәяләү түгел. Аны оештырып үткәрүчеләр чыгарылыш сыйныф укучыларының иң якын кешеләренә балаларны алда нинди катлаулы сынау һәм рухи кичерешләр көткәнне аңлатырга гына телиләр. Хәер, болай да баласы өчен җан аткан әти-әниләргә мондый өстәмә дулкынлану-курку кирәкме икән соң?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев