Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укытучылары быел яңа төр профсоюз хезмәтләреннән файдалана башлыйлар

Быел мәгариф өлкәсендә эшләүче профсоюз әгъзаларына яңа төр хезмәтләр күрсәтелә башлый.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы 1049 әгъзаны берләштерә. Узган ел 57 кеше профсоюз юлламасы буенча төрле шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгытканнар. 12 кеше исә теплоходта ял итеп кайткан. Шулай ук өч укытучыга үзләре түләп ял иткән юллама бәясенең бер өлеше кайтарылган. Ел дәвамында тормышта авыр хәлгә юлыккан профсоюз әгъзаларына шактый күләмдә матди ярдәм дә күрсәтелгән.

Быел мәгариф хезмәткәрләре Кырымга ял итәргә барган очракта профсоюз аларга юл чыгымнарын тулысынча яисә өлешчә (нинди транспорт белән баруга карап) капларга җыена. Бу елдан мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы әгъзаларына ташламалы шартларда бер елга кадәр 100 мең сум күләмендә куллану (потребительский) кредиты бирелә башлый. Түбән Әлки һәм Иске Әнҗерәдән профсоюз әгъзалары әлеге отышлы кредитны алырга теләк тә белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев