Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре 20 майда Чуашиянең Урмай авылында Сабан туе үткәрә

20 майда, районыбыз вәкилләре Чуашиянең Урмай авылында Сабан туе үткәрүдә катнашачак.

Инде ун елдан артык Татарстан районнары Россиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә милли бәйрәмебезне үткәрүдә катнашалар. Узган елларда әлкилеләр Ярославльдә, Пензада, Дзержинскида, Чуаш республикасының төрле шәһәр һәм авылларында Сабантуйлар оештыруда ярдәм итте. Быел без Чуашиянең Комсомол районындагы иң зур авылларының берсе Урмайда бәйрәм үткәрүдә катнашабыз. Күрше республикадагы Сабан туена район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, спортчылар, мәдәният хезмәткәрләре бара. Безнекеләр милли бәйрәмебездә зур концерт күрсәтәчәк, спорт ярышлары, уеннар, бәйгеләр оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев