Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Оренбургтагы хәрби частьтә булып кайтты

Оренбургта хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләре уллары янында кунакта булып кайттылар. Әлки районы шефлык иткән бу хәрби частьтә хәзерге вакытта 16 егетебез хезмәт итә. Көздән чакырылган яшь солдатлар присяга кабул иттеләр. Әти-әниләренең кунакка килүләре алар өчен зур бәйрәм булды. Часть командирлары кунакларга ашханәне, солдатлар яшәгән казармаларны күрсәттеләр, җыелыш үткәрделәр, Әлки егетләренең...

Оренбургта хезмәт итүче якташларыбызның әти-әниләре уллары янында кунакта булып кайттылар.

Әлки районы шефлык иткән бу хәрби частьтә хәзерге вакытта 16 егетебез хезмәт итә. Көздән чакырылган яшь солдатлар присяга кабул иттеләр. Әти-әниләренең кунакка килүләре алар өчен зур бәйрәм булды. Часть командирлары кунакларга ашханәне, солдатлар яшәгән казармаларны күрсәттеләр, җыелыш үткәрделәр, Әлки егетләренең ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр.

Әлкилеләр кунакка буш кул белән бармады, билгеле. Карга җирлеге башлыгы Рамиль Минһаҗев егетләргә микродулкынлы мич бүләк итте. Ә әти-әниләр солдатларның барысына да җитәрлек татлы бавырсак алып барганнар иде, бу күчтәнәчтән улларының хезмәттәшләрен дә авыз иттерделәр.

Шундый еракка барып кайту өчен автобусны район яшьләр һәм балалар спорт мәктәбе бирде, аңа ягулык салуда Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты булышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев