Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Югары Колчурино җирлегендә балалар өчен уен мәйданчыгы төзиләр

Югары Колчурино авыл җирлеге советы балаларга уен мәйданчыгы төзү өчен таган, карусель, баскычлы таучык һәм башка җайланмалар сатып алган. Мәйданчыкны һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы паркта ясарга планлаштыралар. Биредә инде багана башларына лампалар да, эскәмияләр дә куелган. Уен җайланмаларын кышка кадәр бастырып өлгерергә уйлыйлар, чөнки кышын балаларга уйнар...

Югары Колчурино авыл җирлеге советы балаларга уен мәйданчыгы төзү өчен таган, карусель, баскычлы таучык һәм башка җайланмалар сатып алган.

Мәйданчыкны һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәл янындагы паркта ясарга планлаштыралар. Биредә инде багана башларына лампалар да, эскәмияләр дә куелган. Уен җайланмаларын кышка кадәр бастырып өлгерергә уйлыйлар, чөнки кышын балаларга уйнар өчен почмак булдырырга өметләнәләр.

Моңарчы Түбән һәм Югары Колчуринодан мәктәпкә баручы укучыларның ата-аналары балаларның җәяү йөрүләренә борчыла иделәр. Быел мәсьәлә хәл ителгән: Чуаш Борнаеннан иртә-кичен икешәр рейс ясаучы автобус балаларны мәктәпкә илтә һәм кайтарып куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев