Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Колчурино мәктәбенең киләчәге күңелсез – авылда балалар юк

Түбән Колчурино авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышын аның җитәкчесе Елена Краснова демографиягә кагылышлы саннар белән башлап җибәрде.

Җирлектәге дүрт авылда 557 кеше теркәлгән, әмма аларның 493 е генә биредә даими яши. "Халык саны елдан-ел кими. Менә былтыр бездә 12 кеше вафат булды һәм нибары 4 бала туды",-дип күңелсез нәтиҗә ясап куйды җирлек башлыгы.
Шулай да биредә 11 күп балалы гаилә яши, аларның берсендә 5 кыз һәм малай үсеп килә. Бусы бик әйбәт бит, бәлки алар шунда, туган җирләрендә төпләнер дип өметләник әле. Чөнки бу авылларда тормыш шартларын уңайлы итү өчен күп нәрсә эшләнә бит: яңа клуб эшли, ял паркы төзелә, урамнар якты, авыл юллары да ныгытыла. Фельдшер-акушерлык пунктлары икәү, аларда эшләүче медицина хезмәткәрләреннән халык канәгать. Сергей Рыжковның гаилә фермасы эшли, ансат булмаса да, уңган гаилә, үз көнен үзе күрергә тырышып, башкаларга үрнәк күрсәтә.
Табигать исә аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнү, туризмны үстерү мөмкинлеге бирә. "Әгәр тәвәккәлләп алынсалар, биредә яшәүчеләр Йолдыз я Катюшинога да җан өрә алырлар иде. Әйтик, бу авылларның саф һавасы, бай табигате ял зонасы оештыру өчен бик уңайлы бит",-ди җирлек башлыгы һәм бу юнәлешләрне алдагы елларның эш планына кертеп үк куя.
Балаларны укыту-тәрбияләү турында Чуаш Борнае мәктәбе директоры Николай Хвостов сөйләде, чөнки хәзер алар шунда барып укыйлар бит. Укучыларны уңайлы автобус алып китә һәм кайтарып куя. Шулай да Түбән Колчурино мәктәбе әлегәчә эшли. Җыеннарның берсе 1910 елда төзелгән Түбән Колчурино мәктәбендә үтте. Күптән инде тарихи объектка әйләнгән бинаны азмы-күпме уңайлы итү өчен суыткыч алып куйганнар, су кертеп, юынгычлар урнаштырганнар. Чөнки әле өмет өзелмәгән, 2020 елга кадәр беренче сыйныфка килердәй сабыйлар бар бит.
Клуб мөдире Татьяна Ишмулкина мәдәни тормышны ничек оештырулары турында хисап тотты. Аның сүзе бетүгә җыенга килүчеләр милли бәйрәм Уявны башка вакытка күчерергә кирәк, дигән тәкъдим керттеләр.
-Бу нинди эш инде, ел да Уяв әти-әниләр шимбәсендә үтә. Әллә зиратка барып мәрхүмнәрне искә төшер, каберләрен чистарт, әллә җырлап-биеп күңел ач! Уяв бит борынгы заманнарда июль башында үткәрелгән, аны хәзер дә шулай оештырырга кирәк,-диештеләр берничә ир-егет.
Югары Колчуринода яшәүчеләр җыены клубка билгеләнгән булса да, аны мәктәптә үткәрергә туры килде, чөнки клубта, директоры Елена Фурасева әйтүенчә, бик салкын, термометр баганасы минус ягына ук төшеп киткән!
-Кызганыч, әмма анда бөтенләй шөгыльләнеп булмый, балалар туңа, авырыйлар,-дип зарланды ул. Аның әйтүенчә, клубта кирәкле җиһазлар, музыка аппаратлары гына түгел, хәтта урындыклар, пәрдә дә юк икән бит!
Мәктәпнең язмышы шулай ук күңелсез: беренче сыйныф юк, киләсе елларда да булачагы шикле - балалар юк. Мәктәп бинасының бер өлешен бакчага бирергә уйлап, ремонт башлаганнар, көзгә тәмамларга ышандыралар.
Җыенда җитәкчеләргә, район оешмалары вәкилләренә сорауларны да күп итеп бирделәр.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Ибәтова бу өлкәдәге яңалыклар сөйләү белән генә чикләнмәде, өстәмә түләүләр, субсидияләр, инвалидларны шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү кебек мәсьәләләргә дә ачыклык кертте.
Түбән Әлки ветеринария участогы табибы Илнар Рафиков йорт хуҗаларын:
-Сез дуңгызларны теләсә кая чыгарып йөртәсез. Анархия, билләхи! Ә бит африка чумасы куркынычы әле дә бар. Гомумән, терлек асрыйсыз икән, йортыгызда гына тотыгыз,-дип шелтәләде.
Катюшино өчен сөенечле хәбәр ишеттек - быел бу авылга юл төзеләчәк икән. Шулай ук авыл тормышында актив катнашучыларны бүләкләү дә күңелле булды: Сергей Рыжковка һәм Надежда Фурасевага район башлыгының Рәхмәт хаты бирелде. Җирлектә үткән чаңгы ярышында җиңгән Вячеслав Чернов, Владимир Калмыков, Кирилл Чернов, Надежда Фурасева, Любовь Калмыкова һәм Елена Краснова җирлек башлыгының Мактау кәгазенә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев