Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Әлморза авылының клубына быел капиталь ремонт ясала

Әлки районы төзүчеләренең быелга эш планында дистәдән артык объект бар

Югары Әлморзаның бик нык искергән, түбәсеннән яңгыр үтә башлаган клубына быел капиталь ремонт ясалачак.

2017 елгы республика программасына кертелгән ул. Бу күләмле эшне "Строитель и К" җәмгыятенә тапшырдылар. Әлегә ремонт эшләре башлангыч стадиядә генә - документлар әзерләнә, проект төзелә.

Ә менә Иске Камкада яңа клуб төзүгә керешкәннәр инде. Клубның фундаменты әзер, ташчылар цоколь чыгара. Быел "Строитель и К" коллективы каршында күләмле төзелеш һәм ремонт эшләре тора: Чуаш Кичүендәге "Кыңгырау" балалар бакчасы, Базарлы Матактагы күпфатирлы өч йортны ремонтларга, "Яшь имәннәр" лагерендә, Яңа Салмандагы приютта универсаль спорт мәйданчыклары, Базарлы Матакта хоккей тартмасы һәм модульле блоклы чаңгы базасы, Түбән Кәчидә модульле ФАП төзеп куярга, Татар Борнае мәктәбен төзүне дәвам итәргә тиешләр алар. Моңа өстәп эш планында Базарлы Матактагы үзәк паркны төзекләндерү (анда хәтта фонтан да булачак) һәм Юхмачы хастаханәсендә "Уңайлы тирәлек" программасы белән каралган эшләрне башкару бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев