Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы юл хезмәткәрләре кышны яхшы әзерлек белән каршылыйлар

"Алексеевскдорстрой"ның район участогы хезмәткәрләре кышны ныклы әзерлек белән каршылыйлар. Ноябрь уртасындагы беренче кышкы сынауны да алар уңышлы үттеләр - көчле бозлавыкка каршы бик күп чаралар кулланып, юлларның куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Районыбыз юл эшчеләре 322 чакрым юлга хезмәт күрсәтәләр. 24 октябрьдән башлап алар инде юлларга 936 тонна ком-тоз катнашмасы сибәргә өлгергәннәр....

"Алексеевскдорстрой"ның район участогы хезмәткәрләре кышны ныклы әзерлек белән каршылыйлар.

Ноябрь уртасындагы беренче кышкы сынауны да алар уңышлы үттеләр - көчле бозлавыкка каршы бик күп чаралар кулланып, юлларның куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Районыбыз юл эшчеләре 322 чакрым юлга хезмәт күрсәтәләр. 24 октябрьдән башлап алар инде юлларга 936 тонна ком-тоз катнашмасы сибәргә өлгергәннәр. Әлеге катнашманы быел алар узган кыштагыдан шактыйга күбрәк - 4800 тонна хәзерләгәннәр. Реагентларны бозлы юлларга сиптерү өчен техника да җитәрлек. Махсус җайланмалы алты "КамАЗ", бер төягеч һәрчак юлга чыгып китәргә әзер. Моннан тыш, юлларны кардан чистарту өчен биш махсус "КамАЗ" машинасы, өч грейдер, дүрт МТЗ-82 тракторы, грейдер таккан ике К-701 тракторы гел әзерлек сызыгында тора.

Кышкы юлларны ничек кенә карап торсаң да, йөртүчеләрдән үтә саклык һәм уяулык таләп ителә. Транспорт белән идарә итүчеләр тизлек режимын сакларга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев