Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәге Базарлы Матакта бәйрәм ярминкәсе гөрли

23 ФЕВРАЛЬ - Ватанны саклаучылар көненә туры китереп һәм православныйлар бәйрәме Масленица уңаеннан Базарлы Матак урамнарында ярминкә гөрләтәләр. Крайнов һәм Ленин урамнарында сәүдә рәтләре сузылган. Ни генә юк өстәлләрдә: авылдан килүчеләр сатып алучыларга әле генә суйган терлек ите, каз, тавык, күркә түшкәләре тәкъдим итәләр. Яңа тотылган балык сатучылар да бар....

23 ФЕВРАЛЬ - Ватанны саклаучылар көненә туры китереп һәм православныйлар бәйрәме Масленица уңаеннан Базарлы Матак урамнарында ярминкә гөрләтәләр.

Крайнов һәм Ленин урамнарында сәүдә рәтләре сузылган. Ни генә юк өстәлләрдә: авылдан килүчеләр сатып алучыларга әле генә суйган терлек ите, каз, тавык, күркә түшкәләре тәкъдим итәләр. Яңа тотылган балык сатучылар да бар. Җиләк-җимеш, яшелчәне әйткән дә юк, алма, өрек, кара җимеш һәм башкасы бала-чаганы да, әбиләрне дә кызыктырырлык. Сөт, май, каймак, корт, эремчекне сыерлы-сыйлы халык сатып тора. Болгар ягыннан килгән бер апа җәй буе үзе җыйган үләннәрнең шифасы турында бер дә иренмичә сөйли, витаминлы, файдалы чәй алырга кыстый... Кыскасы, ярминкә бай, күңелле. Чөнки бит шунда музыка уйный, үзешчәннәр концерт куя, шунда коймак чыжылдый, һавага тәмле шашлык исе тарала... Бәйрәм бүген Матакта, бәйрәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев