Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәген кар-боздан сигез берәмлек техника белән чистарталар

Табигатьнең шаяруымы, көйсезләнеп алуымы, менә өченче көн инде термометр баганасы нульле чикне үтеп өскә үрмәли һәм 2-3 градус җылы күрсәтә.

Кар-бозы да шуны гына көткән диярсең, башта көпшәкләнде, җебеп төште, инде актив эри, транспорт күп йөрүче юлларда су ага. Өй түбәләрендәге кар җиргә ишелеп төште.

Базарлы Матак урамнарында җәяү йөрү һич ансат түгел. Кайда боз, кайда сулы кар, аңларлык түгел. Таеп егылучылар да, батып аякларын юешләтүчеләр дә бар. Дөрес, авыл үзәген кардан чистартучы бар: җирлек советы менә берничә көн инде эреп йомшарган кар белән көрәшә.

-Хәзерге вакытта Базарлы Матак урамнарында берничә берәмлек техника эшли: Владимир Никитин грейдер белән урам юлларында барлыкка килгән боз өемнәрен кырдырта. Виталий Судаков МТЗ-82 белән кар-бозны өемнәргә җыя. Идрис абый Хәйретдинов ул өемнәрне йөк машиналарына төйи. Аларны Кадыйр Зиннәтуллин һәм Николай Баганов йөртә, егетләр карны читкә чыгаралар. Ә Андрей Моргутнов шул карны ДТ-75 тракторы белән тигезләп тора. Шулай итеп егетләр бер чылбыр булып эшлиләр. Әле Мөнир Кыямов та "КамАЗ" га куелган авыш төрттергеч белән карны юл читенә этеп төшерә,-дип аңлатма бирде Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин.

Табигать алдагы көннәргә нинди сюрпризлар әзерләгәндер, билгесез. Мөгаен, бу вакытсыз җылылар үтеп, салкын һава хөҗүме башланыр. Димәк, аяк асты да бозланачак. Җәяүлеләрне дә, машина йөртүчеләрне дә сыный табигать. Сак булыйк, үзара игътибарлы булыйк. Машина йөртүчеләр дә җәяүлеләр турында кайгыртсын иде. Юкса, кайбер мәнсезләр юл читеннән баручыны баш-аяк пычрак суга коендырып китүне дә бернигә санамый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев