Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 50 гектарда урманнар һәм 20 гектар туфрак саклау полосалары утыртылды

Район урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу язда 50 гектарда яшь агач үсентеләр утырттылар. Ә Кошки авыл җирлегендә 20 гектар мәйданда чокыр тирәләрендә туфракны саклау полосалары утыртылды (защитные лесополосы). Урманнарны торгызу һәм яңартуны, яшь үсентеләр утыртуны бу коллектив хезмәтчәннәре төп бурычларының берсе дип саный. Агач чәчкеннәре һәм үсентеләре район урман питомнигында җитештерелә....

Район урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу язда 50 гектарда яшь агач үсентеләр утырттылар.

Ә Кошки авыл җирлегендә 20 гектар мәйданда чокыр тирәләрендә туфракны саклау полосалары утыртылды (защитные лесополосы). Урманнарны торгызу һәм яңартуны, яшь үсентеләр утыртуны бу коллектив хезмәтчәннәре төп бурычларының берсе дип саный. Агач чәчкеннәре һәм үсентеләре район урман питомнигында җитештерелә. Быел анда 0,53 гектарда нарат, чыршы, корычагач, акация, гөлҗимеш, миләш, дүләнә (боярышник) орлыклары утыртканнар. Үсентеләр инде тишелеп чыккан. Питомникта утау һәм туфракны йомшарту эшләренә сезонлы хезмәткәрләр, шулай ук мәктәп балалары җәлеп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев