Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 7 февральдә 15 әти-әни рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

Соңгы елларда укучылар гына түгел, укытучылар да БДИ тапшыра. Инде менә быел ата-аналар да сынау тота. Бу көннәрдә Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да махсус акция уза. Аның кысаларында теләге булган һәр ата-ана үзе сайлаган фәннән БДИ тапшырып карый ала. Бездә имтихан 7 февральгә билгеләнгән. Анда катнашучылар рус теленнән...

Соңгы елларда укучылар гына түгел, укытучылар да БДИ тапшыра. Инде менә быел ата-аналар да сынау тота. Бу көннәрдә Россиянең һәр төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да махсус акция уза. Аның кысаларында теләге булган һәр ата-ана үзе сайлаган фәннән БДИ тапшырып карый ала. Бездә имтихан 7 февральгә билгеләнгән. Анда катнашучылар рус теленнән белемнәрен сынаячак. "Теләге булган һәркемне имтиханда катнашырга чакырабыз. Әти-әниләр хәзерге биремнәрне үзләренең мәктәп программасы белән чагыштырып, имтиханга ни дәрәҗәдә әзер булуларын сынап һәм, әлбәттә, үзләрен БДИ тапшыручы балалар урынына куеп карарлар",-ди дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина. Шуны да әйтергә кирәк әти-әниләр имтиханы, чын БДИ кебек үк, металл-детекторлар һәм онлайн-күзәтү камералары белән җиһазланган бүлмәдә узачак. Имтихан 30 минут дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев