Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ачылган яңа бассейнда бу шимбәдә беренче ярыш үткәрелә

24 сентябрьдә Базарлы Матакта "Ләйсән" бассейнында су тубы (ватерпол) буенча беренче ярыш үздырыла. Район үзәгендә август азагында ачылган яңа йөзү бассейнын күрмәүчеләр дә байтактыр әле. Бу атнаның шимбәсендә узасы ярышны тамаша кылырга килеп, яңа бассейн белән якыннан таныша аласыз. Биредә Казаннан су тубы уены буенча ике команда килеп, район җанатарлары...

24 сентябрьдә Базарлы Матакта "Ләйсән" бассейнында су тубы (ватерпол) буенча беренче ярыш үздырыла.

Район үзәгендә август азагында ачылган яңа йөзү бассейнын күрмәүчеләр дә байтактыр әле. Бу атнаның шимбәсендә узасы ярышны тамаша кылырга килеп, яңа бассейн белән якыннан таныша аласыз. Биредә Казаннан су тубы уены буенча ике команда килеп, район җанатарлары алдында үз көчләрен сынаячак. Командаларның әлеге дусларча очрашуын безнең өчен су полосы буенча Татарстанның баш тренеры Ирек Зиннуров оештыра. Ул бассейнга нигез салу һәм объектны файдалануга тапшыру тантаналарында да катнашкан иде.

Су тубы ярышлары көндезге сәгать 2 дә башлана. Керү түләүсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев