Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алимент буенча бурычлары 500 мең сумга җитүчеләр бар

Районда 122 алиментчы исәпләнә, шуларның 22 се - хатын-кызлар. Болар арасыннан 5-7 кеше генә балаларына алиментларны вакытында түләп баралар икән. Күбесе балигъ булмаган балалары алдында шактый бурычлы. Алимент буенча әҗәтләре 500 мең сумга җыелганнары да бар. Закон нигезендә, дүрт ай дәвамында алимент түләмәгән кешегә карата җинаять эше кузгатыла. Былтыр сигез...

Районда 122 алиментчы исәпләнә, шуларның 22 се - хатын-кызлар.

Болар арасыннан 5-7 кеше генә балаларына алиментларны вакытында түләп баралар икән. Күбесе балигъ булмаган балалары алдында шактый бурычлы. Алимент буенча әҗәтләре 500 мең сумга җыелганнары да бар. Закон нигезендә, дүрт ай дәвамында алимент түләмәгән кешегә карата җинаять эше кузгатыла. Былтыр сигез алиментчының җинаять эше судта каралган. Быел ике бурычлыга карата җинаять эше кузгатылган. Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, кешенең алимент буенча җыелган бурычлары гомергә аның өстендә кала икән. Хәзер районда берәү пенсиясеннән алимент түләп тора ди. Балаларын матди тәэмин итү бурычын тиешенчә үтәп барган кешенең исә закон каршында да йөзе ак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев