Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш башланган

Уку елы әле дәвам итсә дә, районда балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш башланган инде. 1 июньнән үк 24 мәктәптә башлангычлар өчен көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Ә V-VIII сыйныф укучыларын мәктәпләр каршындагы ял һәм хезмәт лагерьлары көтәчәк. "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеры 8 июньнән ачылыр дип көтелә. Анда җәй дәвамында 4...

Уку елы әле дәвам итсә дә, районда балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш башланган инде.

1 июньнән үк 24 мәктәптә башлангычлар өчен көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Ә V-VIII сыйныф укучыларын мәктәпләр каршындагы ял һәм хезмәт лагерьлары көтәчәк. "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеры 8 июньнән ачылыр дип көтелә. Анда җәй дәвамында 4 смена оештырылып, ике йөзгә якын бала урман һавасы сулап ял итә, сәламәтлеген ныгыта алачак. "Чемпион" палаткалы лагерь 21 баланы сыйдырачак. Көньяк диңгез буена - Краснодар крае белән Кырымга 4 юллама бар. Ә июль-августта республика "Сәләт" лагеры эшләр дип көтелә. Кыскасы, әти-әниләргә балаларны ял иттерү өчен мөмкинлекләр бар, сайлап алырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев