Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүе бүлмәсендә халык гозерләрен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тыңлады

"Бердәм Россия" партиясе төзелүнең 16 еллыгы уңаеннан районда кабул итүләр дәвам итте.

1 декабрьдә әлкилеләрнең гозерләрен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев тыңлады.

"Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры, якташыбыз, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы депутат Фоат Вәлиевкә кабул итүгә һәрчак күп кеше алдан ук языла. Ул депутат булганчы ук район мәктәпләренә, балалар бакчаларына, ветераннарга, тормышта авыр хәлгә юлыкканнарга ярдәм итеп килде. Шулай ук аның булышлыгы белән күп авылларда урамнар асфальтлы булды, юллар ремонтланды, яңалары төзелде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайлангач, Фоат Вәлиев даими төстә район халкын гозерләре белән кабул итә башлады.

Бу юлы аңа кабул итүгә 12 кеше язылган иде. Алар арасында депутатка ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтергә килүчеләр дә булды. Һәрвакыттагыча, Фоат Вәлиевкә юллар төзү һәм ремонтлау мәсьәләләре белән килүчеләр күп иде.

Демидовка авылыннан инвалид бала тәрбияләүче ханым үз урамнарына каты түшәмәле юл ясап булмасмы, дип мөрәҗәгать итә. Бу юлның озынлыгы 4,8 километр. Билгеле, шундый зур күләмле эшне башкарырга ышандыруы да авыр. "Бу мәсьәләне карарбыз-өйрәнербез. Сезгә язмача җавап бирербез",-диде Фоат Вәлиев.

Ә менә Татар Борнае авылыннан хезмәт ветераны Искәндәр Хәмзин исеменнән мөрәҗәгать иткән Илсур Зариповка (Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы) депутат мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә ышандырды. Искәндәр ага урам юлыннан үз өенә чаклы каты түшәмәле юл салуны (подъезд к дому) сораган.

Базарлы Матактагы яңа төзелгән берничә урамга юл салдыруны сорап килүчеләр дә булды. Район башлыгы Александр Никошин әлеге урамнарның кайберләренә юл салуны авыл җирлеге башкарма комитеты аша хәл итү җаен карарга ышандырды.

Юллар төзелеше зур чыгымнар сорый торган хезмәт ул. Әлки районында әле бу җәһәттән гаять күп эшләр башкарылды, ди Фоат Вәлиев. Әйтик, тиздән Катюшино һәм Түбән Салман авылларына да каты түшәмәле юллар салыначак. Бу эшләр гамәлгә ашырылгач, райондагы һәр авыл инде үзәккә әйбәт юллар белән тоташачак дигән сүз. Ә бит республиканың 635 авылы әлегәчә юлсызлыктан интегә.

Депутатка авыр чирләрдән интегүчеләрне дәвалауга акчалата ярдәм сорап та мөрәҗәгать иттеләр. Фоат Вәлиев аларның һәркайсына матди ярдәм күрсәтелер дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев