Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче балалары туган ике яшь әни федераль закон нигезендә билгеләнгән айлык түләүне ала башлаган

Беренче бала туу уңаеннан федераль закон нигезендә кертелгән айлык түләүне районыбызда ике яшь әни ала башлаган.

-Әлеге пособиенең күләме 8490 сум тәшкил итә. Ул гаиләнең җан башына кереме Татарстанда 2017 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 13 мең 713 сумнан артмаган очракта түләнә,-ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Замир Зарипов.

Әлеге түләү быелның 1 гыйнварыннан билгеләнә башлады. Аны алу өчен Россия гражданлыгың булу һәм илдә даими яшәү зарур.

Базарлы Матакта яшәүче Ирина Тихоновага да беренче баласы өчен әлеге түләү билгеләнгән.

-Улым Павел быел 10 гыйнварда дөньяга килде,-ди Ирина. -Беренче бала өчен бирелә торган федераль түләүне алырга хокукым барлыгын белгәч, мин кирәкле документларны җыеп социаль яклау бүлегенә тапшырдым. Гариза һәм белешмәләрне мартта гына бирсәм дә, пособиенең бала туган көннән билгеләнәчәген әйттеләр.Моның өчен бала тугач алты ай эчендә мөрәҗәгать итү зарур икән.

Ирина әлеге түләүнең үзләре өчен бик кулай булуын әйтә. Чыннан да, бала үстерүче гаиләләрнең мәшәкатьләре-чыгымнары бик күп бит. Балага яшь ярым булганчы түләнә торган бу пособие керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен сизелерлек ярдәм булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев