Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында берничә оешма үзешчәннәренең җыелма концерты зур уңыш белән узды

Узган шимбә кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә почта элемтәсе участогы, электр элемтәсе цехы, район электр челтәрләре, орлыкчылык инспекциясе, ветеринария берләшмәсе һәм урман хуҗалыгы үзешчәннәре күрсәткән концертны чын мәгънәсендә гаилә ялы кичәсе дип атарга мөмкин булыр иде. Әлеге тамаша артык озакка да сузылмады, кыска да булмады. Барысы да урынлы иде. Репертуарда...

Узган шимбә кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә почта элемтәсе участогы, электр элемтәсе цехы, район электр челтәрләре, орлыкчылык инспекциясе, ветеринария берләшмәсе һәм урман хуҗалыгы үзешчәннәре күрсәткән концертны чын мәгънәсендә гаилә ялы кичәсе дип атарга мөмкин булыр иде.

Әлеге тамаша артык озакка да сузылмады, кыска да булмады. Барысы да урынлы иде. Репертуарда җыр жанрының өстенлек итүенә карамастан, тамашачылар концертта күргән һәм ишеткәннәргә канәгать калдылар.

Юхмачы урманчылыгыннан Ләйлә һәм Алинә Гыйльфановалар кичәнең йолдызлары булды. Алар хаклы рәвештә аудиториянең көчле алкышлары белән бүләкләнде. Дөресен әйткәндә, бу кичтә тамашачы киң күңелле булды, алкышларны кызганмады. Үргәгардән почта хезмәткәре Руфия Сибгатуллина һәм Татар Мулла авылыннан "Энерготехсервис" вәкиле Айрат Монадиев башкаруындагы татар җырлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Элемтәче Виталий Миронов "сөйләгән" репны исә яшьләр бик ошатты. Ветеринария берләшмәсеннән Роберт Хәмәтшин һәм Чуаш Кичүе урманчылыгыннан Рамилә Гайфуллина башкаруындагы мәхәббәт турындагы җырлар да тамашачыларны битараф калдырмады.

Хезмәткәрләре сәхнәдә үз коллективлары данын яклаган оешмалар җитәкчеләренең концертка килүе дә сөендерде. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, быел район үзәге иҗат коллективлары бәйгесенең шартлары шактый үзгәрде. Концерт номерлары белән оешма-учреждениеләр җитәкче составының катнашуы аерым исәпкә алыначак. Бу дөрес тә. Югыйсә районның элекке прокурорлары Алсу Шәйхетдинованың сәхнәдә башкорт биюе, ә Борис Шамышевның күңелле рус җыры башкаруын сагынып искә аласы гына кала.

Район үзәге оешма-учреждениеләренең бу сезондагы тәүге концертына килсәк, беренче коймак төерле булмады, ул фестивальнең бүтән катнашучылары өчен үзенә күрә планкага әйләнде.

Барлык әлкилеләрне үзешчән коллективларның киләсе концертларында көтеп калабыз. Килегез, үкенмәссез.

Лия Мәрдегалләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев