Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бокс буенча район башлыгы призларына ярышлар үтте

20-21 декабрьдә "Алинә" спорт залында бокс буенча район башлыгы призына ачык ярышлар үткәрелде. Аларда үзебезнең егетләрдән тыш Кама Аланы, Чистай һәм Төмәннән килгән яшь боксчылар да катнашты. Ике көн барган ярышларны район башлыгы Александр Никошин ачып җибәрде һәм спортчыларга җиңү теләде. Рингта 24 килограммнан башланган үлчәү категорияләренә кергән малайлар, 60...

20-21 декабрьдә "Алинә" спорт залында бокс буенча район башлыгы призына ачык ярышлар үткәрелде.

Аларда үзебезнең егетләрдән тыш Кама Аланы, Чистай һәм Төмәннән килгән яшь боксчылар да катнашты. Ике көн барган ярышларны район башлыгы Александр Никошин ачып җибәрде һәм спортчыларга җиңү теләде.

Рингта 24 килограммнан башланган үлчәү категорияләренә кергән малайлар, 60 килограммнан башлап үсмерләр һәм егетләр көч сынашты. Һәр үлчәүдә җиңүчеләр билгеләнде. Әйтик, 6-7 яшьлекләр арасында көндәшләрен җиңүчеләр - Базарлы Матактан Ислам Фәсахов, Инзил Камилов, Кама Аланыннан Айнур Хәлимматов.

Авырлыклары 34 килограммга кадәрлеләр арасында беренче урында Кама Аланыннан Рамазан Әбүзәров һәм Төмәннән Антон Сватов. Базарлы Матактан Альфред Шәрапов, Закир Матчанов, Али Капуров, Руслан Феоктистов, Кирилл Зинкин үз үлчәүләрендә җиңүче дип табылдылар. Кайбер категорияләрдә җиңүне кунаклар яулады.

Икенче көнне җиңүчеләрне котлап, бүләкләр тапшырдылар. Командалар җитәкчеләре ярышларның югары әзерлектә үтүен әйтеп, кунакларга рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев