Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында быел Бөек Җиңү көнендә “Үлемсез полк” маршы сафлары күпкә ишәячәк

Быел районда 9 Май - Җиңү көненә багышланган митингта "Үлемсез полк" маршы тагын да зуррак колач белән үтәргә тора.

Соңгы елларда Җиңү бәйрәмендә район үзәгендә "Үлемсез полк" маршында йөзләп кеше катнашты. Бөек Ватан сугышында туган илебез азатлыгын яклап көрәшкән әтиең, дәү әти-дәү әниең фотоларын тотып "Үлемсез полк" сафларында атлап узу - үзе зур горурлык. Районыбызда Бөек Ватан сугышы афәте кагылмаган нәсел, гаилә калмагандыр. Ул дәһшәтле еллар хәтирәләре һәм ядкәрләре һәр өйдә диярлек бар. Шуңа быел "Үлемсез полк" маршында катнашучылар аеруча күп булыр дип фаразлана, һәм әлкилеләрнең бу чарага алдан ук әзерлек чаралары күрүе сорала. Моның өчен якыннарыңның фотосын А-4 форматындагы рамкага урнаштырып, аны махсус тоткычка беркетеп ясау зарур. Аннан инде үзеңнең "Үлемсез полк" маршында катнашу теләгеңне район хакимиятенә белдерү сорала. Соңрак без бу хакта хәбәр итү өчен телефон номерларын да күрсәтеп язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев