Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чаңгы базасы төзелде

Базарлы Матакның көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды. Чаңгы базасы узган елда ук төзелә башлаган иде. Трассаның буеннан-буена агачлар утыртылды, электр лампалары баганалары бастырылды. Быел төзелеш эшләре дәвам итте. Инде чаңгы базасының бинасында да төзү эшләре төгәлләнде. Бирегә су кертелгән, электр белән җылыту системасы эшләнгән. Бу бинада ирләр һәм хатын-кызлар...

Базарлы Матакның көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды.

Чаңгы базасы узган елда ук төзелә башлаган иде. Трассаның буеннан-буена агачлар утыртылды, электр лампалары баганалары бастырылды. Быел төзелеш эшләре дәвам итте. Инде чаңгы базасының бинасында да төзү эшләре төгәлләнде. Бирегә су кертелгән, электр белән җылыту системасы эшләнгән. Бу бинада ирләр һәм хатын-кызлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, душ, прокатка чаңгы бирү урыны бар. Кар мототранспорты өчен гараж, склад та булдырылган.

Базага "Буран" кар машинасы, ботинкалары, таяклары белән 100 пар чаңгы кайткан.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев әйтүенчә, беренче кар ятуга чаңгы базасы эшли башлаячак. Биредә таудан да, тигезлектә дә шуарга мөмкин. Район үзәгенең янәшәсендә үк урнашкан чаңгы базасы халыкның яраткан ял урынына әверелер әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев