Әлки районында чакырылыш комиссиясе эшли башлады
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча гражданнарны хәрби хезмәткә алуны оештыру өчен 1 апрельдән районда чакырылыш комиссиясе эшли башлады. Беренче булып табиблар каравын быел уку йортларын тәмамлаячак студентлар (барлыгы 70 ләп егет) үткән. Гомумән алганда комиссиягә 200 ләп яшь кеше чакырылачак. Ә язгы чакырылыш барышында Россия Армиясенә 40 тан артык...
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш буенча гражданнарны хәрби хезмәткә алуны оештыру өчен 1 апрельдән районда чакырылыш комиссиясе эшли башлады.
Беренче булып табиблар каравын быел уку йортларын тәмамлаячак студентлар (барлыгы 70 ләп егет) үткән. Гомумән алганда комиссиягә 200 ләп яшь кеше чакырылачак. Ә язгы чакырылыш барышында Россия Армиясенә 40 тан артык егетебезне озатырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев