Әлки районында ел башыннан районда сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар күбәйгән
Яңа ел каникулларында 23 кеше әлеге чир билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның 14 е - балалар. Республикада да ОРВИ белән чирләүчеләрнең кискен артуын хәбәр итәләр. "Бездә авыручылар саны эпидемия чигеннән ким, -ди район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина. -Әмма ОРВИ һәм грипп таралу ихтималы зур. Шуңа...
Яңа ел каникулларында 23 кеше әлеге чир билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Авыручыларның 14 е - балалар.
Республикада да ОРВИ белән чирләүчеләрнең кискен артуын хәбәр итәләр. "Бездә авыручылар саны эпидемия чигеннән ким, -ди район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина. -Әмма ОРВИ һәм грипп таралу ихтималы зур. Шуңа һәркем әлеге чирләрдән саклану чараларын күрсен, профилактика таләпләрен үтәсен иде. Авырып китсәгез, һичшиксез үзегезнең гомумпрактика табибына мөрәҗәгать итегез".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев