Әлки районында гаилә кормаган яшьләр арасында танышу кичәләре оештыралар
Район мәдәният йортында соңгы вакытта яшьләр арасында танышу кичәләре оештыру гадәткә керде.
Көз-кыш айларында "Мәхәббәтсез яшәп булмый" дип исемләнгән мондый чаралар ай саен үткәрелеп килә. Анда барлык авыл җирлекләреннән әлегә гаилә кормаган егетләр-кызлар чакырыла. Мәдәният хезмәткәрләре яшьләрне үзара таныштыруга юнәлдерелгән төрле уеннар, конкурслар, биюләр оештыралар. "Кичә барышында танышып, бер-берсенең телефон номерларын алучылар бар,-ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина. -Алга таба бәлки андыйлар дуслашып китәрләр, очраша башларлар. Ничек кенә булмасын, мондый кичәләр яшьләр өчен файдалы дип уйлыйбыз. Алга таба аларда күбрәк кеше катнашыр дип өметләнәбез."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев