Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гриппка каршы гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакцина белән прививка ясыйлар

Табиблар кисәтә: кыш айларында көтелгән грипп эпидемиясеннән хәзердән прививка ясап кына сакланып була. Район үзәк хастханәсендә гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакциналар белән прививка ясыйлар. Әлегә күрсәткечләр бик түбән, район буенча 28 проценттан аз гына күбрәк. 1580 укучының 480 е, 60 яшьтән олырак 2460 кешенең 812 се генә прививка ясаткан. Хәтта...

Табиблар кисәтә: кыш айларында көтелгән грипп эпидемиясеннән хәзердән прививка ясап кына сакланып була.

Район үзәк хастханәсендә гриппол, совигрипп, ультрикс дигән вакциналар белән прививка ясыйлар. Әлегә күрсәткечләр бик түбән, район буенча 28 проценттан аз гына күбрәк. 1580 укучының 480 е, 60 яшьтән олырак 2460 кешенең 812 се генә прививка ясаткан. Хәтта укытучыларның да шактые әлегә гриппка каршы саклану чарасы күрмәгән. Халык белән контактта торып эшләүче һөнәр ияләре дә прививка ясату турында уйламаган. Бусы әле бушлай вакциналауга кагыла, түләүлене әйткән дә юк. Ә бит прививка нәтиҗәсендә гриппка каршы тотрыклы иммунитет барлыкка килсен өчен 2-3 ай вакыт кирәк икән. Шуңа күрә табиблар прививканы 1 ноябрьгә чаклы ясатып өлгерергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев