Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Халык контроле” хәбәр биргән өчен акча түли

Татарстанда яшәүче һәркем 1 меңнән 3 мең сумга кадәр бүләкләү алырга мөмкин. Моның өчен менә ниләр эшләргә кирәк: -ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә. Моның өчен "Регистрация" кнопкасына басарга, мобиль телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм алар белән килешүеңне белдереп тиешле урында билге куярга, "Зарегистрироваться" кнопкасына басырга....

Татарстанда яшәүче һәркем 1 меңнән 3 мең сумга кадәр бүләкләү алырга мөмкин. Моның өчен менә ниләр эшләргә кирәк:

-ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә. Моның өчен "Регистрация" кнопкасына басарга, мобиль телефон номерын кертергә, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышырга һәм алар белән килешүеңне белдереп тиешле урында билге куярга, "Зарегистрироваться" кнопкасына басырга. Пароль СМС буенча күрсәтелгән телефон номерына җибәрелә. Шуннан тиешле урынга логин (телефон номеры) һәм пароль кертергә.

-"Халык контроле" бүлегенә кереп, Татарстанда этил спирты, алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында хәбәр итәргә (әлеге бозу факты расланган очракта).

Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча юлларга була:

-"Сәүдә кагыйдәләрен бозу" (алкогольне 22.00 дән 10.00 сәгатькә кадәр сату; сәүдә предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмаларына якын территориядә урнашуы; алкогольле продукцияне лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында сату; контрафактлы алкоголь продукциясе сату; "икеләтә билгеләмәдәге" спиртлы сыеклыклар сату);

-"Җәмәгать туклануы" (җәмәгать туклануы предприятиесенең алкогольле продукцияне ваклап сатуга лицензиясе булмау; алкоголь сата торган җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар, мәгариф, медицина оешмаларына якын территориядә урнашуы);

-"Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм (яисә) законсыз әйләнеше" (алкогольле продукцияне зур күләмдә лицензиясез, кустар төстә (яшерен цехларда, гаражларда, һ.б) җитештерү, тутыру, эшкәртү, китерү (контрабанда), шул исәптән чит илдән).

Хәбәрләрдә күрсәтелгән закон бозулар вәкаләтле вазыйфаи затлар тарафыннан тикшерелә. Бозу факты расланганнан соң Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге хәбәрне җиткерүчеләргә акча түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев