Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында хоккей буенча район беренчелеге үтте. Җиңүче –Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы

Яңа ел каникулларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары булды. Узган елның декабрь ахырында хоккей сезонына старт бирелгән иде. Сезонның беренче ярышы "Алинә" универсаль спорт залы каршында яңа төзелгән хоккей тартмасында узды. Соңгы бер-ике елда районда барлык таләпләргә җавап биргән хоккей тартмалары төзелде. Аларның икесе "Татнефть" берләшмәсе ярдәме белән булдырылды. Гыйнварның...

Яңа ел каникулларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары булды.

Узган елның декабрь ахырында хоккей сезонына старт бирелгән иде. Сезонның беренче ярышы "Алинә" универсаль спорт залы каршында яңа төзелгән хоккей тартмасында узды. Соңгы бер-ике елда районда барлык таләпләргә җавап биргән хоккей тартмалары төзелде. Аларның икесе "Татнефть" берләшмәсе ярдәме белән булдырылды.

Гыйнварның беренче атнасында Чуаш Кичүе, Түбән Әлки һәм Базарлы Матак авылларында хоккей буенча район беренчелеге ярышлары узды. Анда Базарлы Матак урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады. Икенче -Чуаш Кичүе, өченче -Түбән Әлки мәктәпләре командалары.

Алга таба да әлеге шугалакларда хоккей буенча күп төрле ярышлар үткәрү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев