Әлки районында иң матур Яңа ел чыршысына бәйге игълан ителде
Районда быел да иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысына, кардан-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан ителә. Иртәгә декабрьгә керәбез. Ә бу Яңа ел рухы белән өретелгән, бәйрәм алды мәшәкатьләре белән тулы ай. Димәк, инде оешма-учреждениеләр тирәләрен, йортларыбызны бәйрәмчә бизәү, чыршы кую турында кайгыртырга вакыт. Район башкарма комитеты традиция буенча оешма-учреждениеләр арасында...
Районда быел да иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысына, кардан-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан ителә.
Иртәгә декабрьгә керәбез. Ә бу Яңа ел рухы белән өретелгән, бәйрәм алды мәшәкатьләре белән тулы ай. Димәк, инде оешма-учреждениеләр тирәләрен, йортларыбызны бәйрәмчә бизәү, чыршы кую турында кайгыртырга вакыт. Район башкарма комитеты традиция буенча оешма-учреждениеләр арасында Яңа елны матурланып каршылау буенча бәйге игълан итә. Шундый ук бәйге аерым йортлар арасында да үткәрелә. Конкурска йомгак Яңа ел төнендә район үзәгенең Үзәк чыршысы янында ясалачак. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы булырга охшап тора. Хәер, Яңа ел рухы тудырып, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә әйбәт кәеф бүләк итү үзе ни тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев