Әлки районында “Иделкәем” балалар театрлары һәм курчак театрлары зона смотр-конкурсы үтте
4-5 февральдә район мәдәният йортында "Иделкәем" балалар театрлары һәм курчак театрлары республика смотр-конкурсының зона туры узды.
Җиде районнан килгән яшь артистлар ике көн буе сәхнәдә образга керү осталыкларын күрсәттеләр. Бер курчак театры һәм алты балалар театры спектакльләр куйды. Аларның уенын республика Мәдәният министрлыгыннан драматург Рәдиф Сәгъди җитәкчелегендәге жюри әгьзалары бәяләде. Бәйгедә районыбыз данын яклап Әхмәт мәдәният йорты каршында эшләүче "Киләчәк" балалар театры чыгыш ясады. Алар сәхнәгә куйган "Үги кыз" әкиятен (авторы Абдулла Әхмәт) жюри да, тамашачылар да ошатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев