Әлки районында инвалидлар декадасында бик күп төрле бәйрәм чаралары узачак
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда инвалидлар декадасы үткәрелә һәм һәм ул 1 декабрьдә үк башлана. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар бермә-бер артып, алар катнашында төрле чаралар үткәреләчәк. Алар арасында шахмат-шашка турниры, үзешчәннәр концертлары, спорт ярышлары һәм башкалар бар. Инвалидлар ункөнлеге уздыруның төп максаты - сәламәтлекләре...
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда инвалидлар декадасы үткәрелә һәм һәм ул 1 декабрьдә үк башлана.
Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар бермә-бер артып, алар катнашында төрле чаралар үткәреләчәк. Алар арасында шахмат-шашка турниры, үзешчәннәр концертлары, спорт ярышлары һәм башкалар бар. Инвалидлар ункөнлеге уздыруның төп максаты - сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбыз тормышында проблемаларны ачыклау һәм хәл итү, төрлечә ярдәм күрсәтү, аралашу чикләрен киңәйтү.
Бүген районда 2763 кеше инвалид дип танылган. Аларның 106 сы - балалар. Билгеле, алар тирә-юньдәгеләрнең кайгыртуына мохтаж.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев