Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Изге Раштуа зурлап билгеләп үтелде

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә районыбызның биш чиркәвендә Изге Раштуа гыйбадәтләре булды. Анда йөзләрчә кеше катнашты. Базарлы Матактагы Изге Троица храмында бәйрәм гыйбадәтен район благочинные Андрей Зиньков үткәрде. Соңгы елларда гыйбадәтләр чиркәүнең яңа бинасында уза. Халык та бик күп җыела. Бәйрәм службасына килгән православныйларны Изге Раштуа белән район башкарма...

6 гыйнвардан 7 сенә каршы төндә районыбызның биш чиркәвендә Изге Раштуа гыйбадәтләре булды. Анда йөзләрчә кеше катнашты.

Базарлы Матактагы Изге Троица храмында бәйрәм гыйбадәтен район благочинные Андрей Зиньков үткәрде. Соңгы елларда гыйбадәтләр чиркәүнең яңа бинасында уза. Халык та бик күп җыела. Бәйрәм службасына килгән православныйларны Изге Раштуа белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәбрикләде.

Икенче көнне, 7 гыйнварда, Андрей Зиньков берничә чиркәүдә гыйбадәтләр үткәрде, Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр янында булды. Аннан ул Салман балалар приютына килеп, андагы сабыйларга бәйрәм күчтәнәчләре өләште.

Бу көнне благочинный шулай ук тәүлек әйләнәсе кизү торучы янгын часте һәм район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре белән очрашты, аларны Изге Раштуа белән котлады. Аннан соң ул район үзәк хастаханәсендә дәваланучы балалар янында булып, алрага да бәйрәм бүләкләре калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев