Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кар сыннары конкурсы дәвам итә

Яңа ел бәйрәме алдыннан райондашлар оешма-учреждениеләр территорияләренә, торак пунктларга, клуб, мәктәпләр каршына, өйләре алдына кардан төрле сыннар ясап куйган иделәр. Алар һәркемнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Шушы сыннар янәшәсенә басып фотога төшеп социаль челтәрләргә куючылар да булды. Иң оста кар скульптурасына хәтта конкурс та игълан ителгән иде, җиңүчеләргә...

Яңа ел бәйрәме алдыннан райондашлар оешма-учреждениеләр территорияләренә, торак пунктларга, клуб, мәктәпләр каршына, өйләре алдына кардан төрле сыннар ясап куйган иделәр.

Алар һәркемнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Шушы сыннар янәшәсенә басып фотога төшеп социаль челтәрләргә куючылар да булды. Иң оста кар скульптурасына хәтта конкурс та игълан ителгән иде, җиңүчеләргә 1 гыйнварга каршы төндә бүләкләр тапшырылды.

Район җитәкчелеге әлкилеләрнең бу эштә активлыгын искә алып конкурсны дәвам итәргә булды. Төзелеш материалына кытлык юк, кар явып тора. Шулай булгач, кардан әкият геройларына, әдәби персонажларга, киек-җанварга, хайваннарга "һәйкәлләрне" тагын да күбрәк бастырырга була. Бу эшкә балаларны да җәлеп итсәк, саф һавада иҗади эш белән шөгыльләнү алар өчен аеруча файдалы булыр иде. Ә район җитәкчелеге җиңүчеләргә бүләкләр булачак дип ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев