Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында киләсе елга бюджет проекты буенча халык тыңлаулары булды

27 ноябрьдә "Колос" кино учреждениесе бинасында 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты буенча халык тыңлаулары булды.

15 ноябрьдә 2018 елга һәм 2018-2019 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты район советы утырышында беренче укылышта кабул ителгән иде. Муниципаль район Уставына нигезләнеп, район советы бюджет проектын халык тыңлауларына чыгарды.

Беренче укылышта кабул ителгән бюджет проекты белән район сайтында танышырга мөмкин иде. 27 ноябрьдә халык тыңлаулары узасы хакында "Әлки хәбәрләре" газетасы аша алдан ук хәбәр ителде.

Халык тыңлауларында районда яшәүче һәркем катнаша алды. Анда шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, район оешма-учреждениеләре һәм предприятиеләр җитәкчеләре, вәкилләре чакырылган иде. Тыңлауларны район башлыгы Александр Никошин алып барды.

Иң элек халык тыңлауларында катнашучылар алдында район бюджеты проектына анализ белән финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Киләсе елда һәм аннан соңгы елларда ничек яшисебезне фаразлаучы бюджет проекты буенча фикерләр, тәкъдимнәр байтак булды. Әйтик, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова алдагы елларда муниципаль программаларның ничек финансланасы белән

кызыксынды.

-Бу программаларны эшләтү өчен безгә һичшиксез акча табарга кирәк булачак. Шуңа алдан ук бу максатта финанс чыгымнарын тәгаенләп кую мәслихәт,-диде район башлыгы Александр Никошин.

Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев авыл җирлекләренә НДФЛ салымының ничек билгеләнүен сорады. Илгиз Габидуллин аңлатканча, әлеге салымның күләме һәр район өчен төрлечә. Моны республика Финанс министрлыгы хәл итә. Салымның күләме Татарстан Бюджет кодексында язылган.

Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов: "Авыл клубларын ремонтлау чыгымнарын киләсе ел бюджетына кертеп булмасмы икән?"-дип сорады.

-Клублар, мәдәният йортлары башлыча республика программасы нигезендә ремонтлана,-дип ачыклык кертте (пояснил) Александр Никошин. - Ә зур булмаган төзекләндерү эшләре өчен район бюджетында чыгымнар каралган. Шул ук вакытта без бюджеттан тыш эшчәнлек белән шөгыльләнергә тиешбез. Әйтик, концертлардан, төрле түгәрәкләрдән кергән средстволарны мәдәният учакларын төзекләндерүгә юнәлтү максатка ярашлы булыр иде.

Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова мәктәп түбәсенең тирәсен киртәләп алу өчен кирәкле средстволарны район бюджетына кертеп булмасмы, дигән тәкъдимен җиткерде. Бу түбәдән кар, боз төшүне булдырмау, димәк, балалар хәвефсезлеге өчен зарур.

-Балалар куркынычсызлыгы өчен финанс чыгымнарын район мәгариф идарәсе аша табарга тырышырбыз,-диде Александр Никошин.

Апак авыл жирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова: " Иске Тумба янында эшкәртүсез яткан җир кишәрлекләрен межалау һәм рәсмиләштерү өчен 300 мең сум акча кирәк. Шуны бюджетка кертеп булмасмы?"-дигән мәсьәләне күтәрде. Ә Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов янгын сүндерү машиналары өчен сулык янына 12 х 12 метр зурлыкта каты түшәмәле мәйдан ясауга акча кирәк, ди.

Район башлыгы Александр Никошин, андый кайбер эшләрне, өстәмә керемнәр хисабына булса да, яңа финанс елында хәл итәргә тырышырбыз, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев