Әлки районында кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу бара: куяннарның артуы, ә төлкеләрнең кимүе сизелә
Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу маршрутларының яртысына якыны үтелгән инде. Җәнлек һәм кошларны санау эшләре 1 гыйнвардан башланды һәм 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Исәпкә алу барышында барысы 800 чакрымга сузылган 81 маршрутны узу зарур. Җәнлекләрне санау райондагы өч аучылык биләмәсендә дә алып барыла. Аны нигездә...
Районда ау рөхсәт ителгән кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу маршрутларының яртысына якыны үтелгән инде.
Җәнлек һәм кошларны санау эшләре 1 гыйнвардан башланды һәм 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Исәпкә алу барышында барысы 800 чакрымга сузылган 81 маршрутны узу зарур. Җәнлекләрне санау райондагы өч аучылык биләмәсендә дә алып барыла. Аны нигездә егерьләр, актив аучылар башкара. Хайваннар исәпкә алынасы маршрутта башта барлык эзләрне бетереп чыгалар (затирка). Ә бер тәүлектән соң шунда салынган эзләрне саныйлар. Исәпкә алу вакытында районда дистәдән артык төр кыргый хайваннар һәм киек кошлар теркәлә. Болар кыр кәҗәләре, кабаннар, куяннар, төлкеләр, пошилар, бүреләр, сусарлар, тиеннәр, кыр һәм урман тавыклары һ.б. "Әле маршрутларның яртысына якыны гына узылса да, кайбер нәтиҗәләр (предварительные) ясарга була инде, -ди Татарстан Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең район бүлеге начальнигы Андрей Ерусланов. -Әйтик, куяннар саны арта төшкән. Соңгы ике елда озынколакларга ау тыелган иде, бу шуның да нәтиҗәседер дә. Кыр тавыклары да бераз күбәйгән. Ә менә төлкеләрнең кимүе сизелә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев