Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мәктәп укучылары макулатура тапшырып спорт җиһазлары сатып алалар

Район мәктәпләре укучылары быел 11 тоннага якын макулатура хәзерләгәннәр.

Узган атнада исә 1361 килограмм кәгазь калдыклары кабул итү пунктына озатылган. Әлеге чималны иң күп тапшыручылар - Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары. Биредә һәр укучыга уртача 9,6 килограмм макулатура җыелган. Узган атнада гимназия 304 килограмм, ә ел башыннан бирле 2603 килограмм кәгазь калдыгы тапшырган. Шулай ук Әхмәт (һәр укучыга 7,8 килограмм), Алпар (7,6 кг), Чиябаш (7,5 кг) мәктәпләре иң күп макулатура җыючылар исемлегендә.

Макулатура җыеп тапшыру һәр яклап отышлы. Кәгазь калдыклары чүпкә әйләнми - файдалы эшкә китә. Алай гына түгел, акча да китерә. Чимал тапшырудан кергән акчага мәктәпләр спорт җиһазлары сатып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев