Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында оешмаларны, шәхси йортларны һәм мәдәният учреждениеләрен Яңа елга иң матур бизәүгә конкурс игълан ителде

Оешма-учреждениеләр, клублар биналарын, шәхси йортларны Яңа елга иң матур бизәүгә һәм кар-боз сыннар ясауга район бәйгесе игълан ителде.

Иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе булган Яңа елга ике атнадан артык кына вакыт калып бара. Бу бәйрәмне елдан-ел матуррак бизәнеп-төзәнеп каршылау районыбызда күркәм гадәткә әйләнде. Менә быел да декабрь керүгә оешма-предприятиеләр үз тирәләренә чыршылар бизәп куюга керештеләр. Уңган-өлгер хуҗалар йорт тирәләрен матурлый башладылар. Район үзәгенең Көньяк урамында яшәүче Латыйповлар һәм Крайнов урамындагы Мысыргалиевләрнең өйләре тирәсеннән сокланмый-хозурланмый үтеп булмый. Алар аллы-гөлле утлар белән шулкадәр купшы итеп бизәлгән. Бу гаиләләр елның-елында Яңа ел бәйгесендә алдынгы урыннарны алып киләләр шул. Алардан үрнәк алып, барыбыз да өйләребездә, урамыбызда, авылыбызда Яңа ел рухы, бәйрәм күтәренкелеге тудырыйк!

Бәйрәмгә иң матур бизәнгән, иң күркәм сыннар ясаган оешмаларны, шәхси йортларны һәм мәдәният учреждениеләрен махсус комиссия ачыклаячак. Бәйге нәтиҗәләре Яңа ел төнендә үзәк паркта узасы бәйрәм тантанасында игълан ителер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев