Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында суны исраф итеп агызучыларга каршы көрәш башлыйлар

Тоташ эссе көннәр халыкны су белән тәэмин итүдә кыенлыклар тудыра башлады. Кызу һәм коры көннәрдә күпләр яшелчәсен, җиләк-җимешен дә суга коендырырга тырыша. Су бит авылларның түбәнрәк өлешендә яшәүчеләргә һәрчак килә. Һәм кайберәүләр шланглар белән суны бәрәңге бакчаларына, алмагач төпләренә тәүлек буе агызып ятудан да тартынмый. Шул ук вакытта өскерәк урамнарда...

Тоташ эссе көннәр халыкны су белән тәэмин итүдә кыенлыклар тудыра башлады.

Кызу һәм коры көннәрдә күпләр яшелчәсен, җиләк-җимешен дә суга коендырырга тырыша. Су бит авылларның түбәнрәк өлешендә яшәүчеләргә һәрчак килә. Һәм кайберәүләр шланглар белән суны бәрәңге бакчаларына, алмагач төпләренә тәүлек буе агызып ятудан да тартынмый. Шул ук вакытта өскерәк урамнарда яшәүчеләрнең өйләренә эчәргә җитәрлек тә су килми.

Хәзер һәр авыл җирлегендә суны әнә шулай артыгы белән файдаланырга яратучылар, исраф итүчеләргә карата чара күрә башлаячаклар.Район үзәгендә дә махсус комиссия йорттан йортка йөреп суны кирәгеннән артык сарыф итүчеләрне ачыкларга җыена. Андыйларга карата административ чаралар күреләчәк.

Эчә торган суны гадел тотсак, ул барыбызга да җитәргә тиеш. Ник дигәндә, су белән тәэмин итү буенча проблемалы авыллар районда бетеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев