Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуына багышланган смотр-конкурс дәвам итә

Районыбыз авылларында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм күренекле татар драматургы Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган смотр-конкурс дәвам итә.

"Чәчәк атсын туган җиребез Татарстан" исеме астында узучы әлеге смотр кысаларында күп авыл үзешчәннәре үз осталыкларын күрсәттеләр инде. Шундый концертларның берсе күптән түгел Иске Салман мәдәният йортында узды. Әлеге кичәне җанлы һәм күңелле итү өчен авыл җирлеге үзешчәннәре зур тырышлык белән әзерләнгәннәр. Алар җыр-биюгә бик оста булуларын күрсәттеләр.

Рамилә Фәтхуллина, Гүзәлия Бәшәрова, Гөлнур Гарипова, Энҗе Нургалиева, Сүрия Хәлиуллина, Гөлназ Сункишева башкаруындагы җырларны тамашачылар алкышларга күмделәр. Иске Тахталы авылы яшьләренең күмәк биюен, Ринат Юсуповның тальян гармунда татар халык көйләренә тезмә уйнавын, концертны алып баручы Әлфинур Галиеваның сүзгә осталыгын һәм матур җырлавын да халык бик ошатты.

Иске Салман җирлеге үзешчәннәре чыгышына жюри яхшы бәя бирде. Бу концертны алар күрше авылларда да күрсәтәчәк әле.

Марат Хәмитов,

конкурсның жюри рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев