Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында үткән атнада 37 кеше ОРВИ белән чирләп киткән

Районда грипп белән авыручылар юк. Ә менә сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр арта бара. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, үткән атнада ОРВИ билгеләре белән табибларга 37 кеше мөрәҗәгать иткән. Чирләүчеләрнең 32 се - балалар. Ә ел башыннан бирле сулыш юллары вируслы инфекциясе белән авырган 90...

Районда грипп белән авыручылар юк. Ә менә сулыш юллары вируслы инфекциясе белән чирләүчеләр арта бара.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, үткән атнада ОРВИ билгеләре белән табибларга 37 кеше мөрәҗәгать иткән. Чирләүчеләрнең 32 се - балалар. Ә ел башыннан бирле сулыш юллары вируслы инфекциясе белән авырган 90 кеше теркәлгән. Боларның да зур күпчелеге балалар.

Татарстанда грипп, ОРВИ белән чирләү күрсәткечләре эпидемия бусагасыннан артуы хакында язган идек инде. Районыбызда грипп очраклары булмау бик әйбәт. Бу күп райондашларыбызның (барысы 6170 кеше) әлеге чиргә каршы прививка ясатуы нәтиҗәсе дә. Аннан соң, һава температурасының бүгенгедәй түбән торуы вирус таралуга киртә булуы да мәгълүм. Табиблар чирләп китмәс өчен профилактика, саклану чараларын күрү кирәклеген кат-кат искәртәләр. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә, ә чирләп китсәң кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев