Әлки районында Укытучылар көнен бәйрәм иттеләр
Район укытучылары үзләренең бәйрәмнәрен күңелгә ятышлы итеп билгеләп үттеләр. Укытучыларны, тәрбиячеләрне район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Виталий Ярославлев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Юсупов котлады. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, юбилярлар да чакырылган иде, аларның һәрберсенә бүләкләр бирделәр. Ә барлык укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр....
Район укытучылары үзләренең бәйрәмнәрен күңелгә ятышлы итеп билгеләп үттеләр.
Укытучыларны, тәрбиячеләрне район башлыгы аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Виталий Ярославлев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Юсупов котлады. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, юбилярлар да чакырылган иде, аларның һәрберсенә бүләкләр бирделәр. Ә барлык укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Быел районга эшкә кайткан өч яшь укытучыны фән һәм мәгариф хезхмәткәрләренең район комитеты рәисе Рөстәм Билалов тәбрикләде һәм аларга профсоюз билетлары тапшырды. Мәдәният хезмәткәрләре педагогларны җыр-биү белән сәламләп, күңелләрен күтәрделәр. Соңыннан кунакларга фуршет тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев