Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урман утырту көнендә 2 мең төп агач үсентесе утыртылды

Узган шимбәдә - урман утырту көнендә районыбыз авылларында 2 мең төп агач утыртылды. Бу ярты гектар мәйданда яшеллек артты дигән сүз. Чуаш Кичүе мәктәбенә күптән түгел герой-шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Бу шимбәдә мәктәп укучылары истәлек тактасы янында аллея да утырттылар. Салмандагы балалар приютында шулай ук яшел аллея хасил...

Узган шимбәдә - урман утырту көнендә районыбыз авылларында 2 мең төп агач утыртылды.

Бу ярты гектар мәйданда яшеллек артты дигән сүз. Чуаш Кичүе мәктәбенә күптән түгел герой-шагыйрь истәлегенә мемориаль такта куелган иде. Бу шимбәдә мәктәп укучылары истәлек тактасы янында аллея да утырттылар. Салмандагы балалар приютында шулай ук яшел аллея хасил булды. Юхмачыда өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тирәсендә дә волонтерлар, интернат хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүчеләр көче белән күп агачлар утыртылды. Гомумән, урман утырту көнендә күп авыл урамнарында, мәктәпләр, балалар бакчалары тирәләрендә яшь агачлар пәйда булды. Бу көнне район урман хуҗалыгында агач үсентеләрен һәркемгә бушлай тараттылар. Нигездә карлыган, юкә, миләш, чыршы, спирея, тау нараты үсентеләре утыртылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев