Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган атнада дүрт исерек йөртүче тоткарланган

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагын ачыклаганнар.

Дүрт йөртүче транспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен тоткарланган. Районның баш автоинспекторы Рәис Сафин әйтүенчә, салмыш йөртүчеләрне кырыс җәза көтә. Алар ел ярымнан ике елга кадәр "права"ларыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум административ штраф түләргә тиеш булачак. Юлларда һаман да тизлек режимын бозу, хәвефсезлек каешын каптырмау, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, баланы машинада махсус креслосыз йөртү кебек кагыйдә бозулар еш кабатлана.

Суд приставлары Федераль хезмәтенең район бүлеге узган ел төрле салымнар буенча 1 миллион 447 мең сум бурычны түләткән.

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бүген әлкилеләрнең салымнар буенча 449 мең сум әҗәтләре бар. Боларның күп өлеше транспорт салымы икән. Әлеге бурычлыларның байтагының районда яшәмәве

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев