Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында янгыннарга каршы “Торак-2017” операциясе игълан ителде

Узган ел районыбызда 20 янгын булды.

Дөрес, бу аннан алдагы елгыдан 6 очракка кимрәк. Әмма шунысы бик аяныч - былтыр утта бер кеше һәлак булды. Янгыннар нәтиҗәсендә 613 мең 148 сум матди зыян килде.

Янгыннарның күпчелек өлеше (90 проценты) торак секторында булды. Үлем очрагы да шунда - узган елның май аенда Яңа Баллыкүл авылында шәхси йортта чыккан янгында өй хуҗасының гомере өзелде.

Йорт-җирдә ут-күз чыгуның сәбәпләре нидә соң? Беренче чиратта бу - ут белән саксыз эш итү. Шулай ук электр җиһазларын һәм электр приборларын урнаштыру, файдалану кагыйдәләренең бозылуы да янгын фаҗигасенә китерүче сәбәп булып тора. Мичләрне дөрес файдаланмауның да ут чыгуга китерү очраклары бар.

Ут-күздән саклану, янгыннарга юл куймау максатында районыбызда күп төрле чаралар күрелә. Әйтик, узган ел өч профилактика төркеме булдырылды. Алар составына МЧС, полиция хезмәткәрләре, социаль яклау һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре керә. Әлеге төркемнәр игътибарга, ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган күп балалы, имин булмаган гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, хроник чирләрдән интегүчеләрнең өйләрендә булып, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренең ничек үтәлүен тикшерәләр. Алар гаилә әгъзалары белән әңгәмәләр үткәрәләр, белешмәлекләр тараталар, зарурлык булган очракта булышлык күрсәтәләр.

Былтыр районда янгыннарның кимүе - әнә шушы профилактика эше нәтиҗәсе дә.

Шул ук вакытта профилактика тикшерүләре барышында 361 йортта янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозуның 578 очрагы ачыкланды. Ә бит шундый 56 өйдә балигъ булмаган балалар яши.

Бездә электрүткәргечләрне ремонтлау һәм алыштыру, мичләрне төзекләндерү буенча гаиләләргә адреслы социаль ярдәм дә күрсәтелә. Бу җәһәттән районыбыз республика күләмендә дә уңай яктан билгеләп үтелде.

Узган ел дәвамында тагын бер бик әһәмиятле эш башкарылды: күп балалы гаиләләр яшәгән 32 йортка автоном янгын "хәбәрчеләре" урнаштырылды. Әлеге җайланмаларның туклану элементларын (батареяларын) да алыштырып торабыз. Мәгълүм булганча, бу җайланмалар өйдә яшәүчеләргә янгын турында хәбәр итү һәм аларны тизрәк хәвефсез урынга эвакуацияләү максатында файдаланыла. Күп очракта кешеләр төнлә чыккан янгыннан зыян күрә, чөнки алар йокыда була. Янгын "хәбәрчеләре" исә йокыдан уятып хәвеф турында искәртә.

Өй һәм фатирларда янгыннарны булдырмас өчен бу ел дәвамында районда "Торак-2017" янгын-профилактика операциясе үткәреләчәк.

Янгын - бик куркыныч фаҗига. Ул бернине аямый. Мондый бәлагә юлыкмас өчен һәркем янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәсен, балаларын да сак булырга өйрәтсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев