Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүче инвалид балаларны район башлыгы Чыршы бәйрәменә чакырды

Самими бала күңеле Яңа ел могҗизаларына да, Кыш бабайның чын икәнлегенә дә ышана. Кечкенә кызлар-малайлар бу көннәрдә бәйрәм көтәләр, Кыш бабайдан бүләк өмет итәләр. 23 декабрьдә район мәдәният йортында узган Бәйрәм тамашасы ике йөзгә якын бала өчен әнә шундый бүләк булды. Мәдәният йорты фойесындагы купшы Чыршы тирәсенә сәламәтлекләре бик үк...

Самими бала күңеле Яңа ел могҗизаларына да, Кыш бабайның чын икәнлегенә дә ышана. Кечкенә кызлар-малайлар бу көннәрдә бәйрәм көтәләр, Кыш бабайдан бүләк өмет итәләр. 23 декабрьдә район мәдәният йортында узган Бәйрәм тамашасы ике йөзгә якын бала өчен әнә шундый бүләк булды.

Мәдәният йорты фойесындагы купшы Чыршы тирәсенә сәламәтлекләре бик үк шәптән булмаган балалар, социаль яклау бүлеге патронажында торучы гаиләләрдән кызлар һәм малайлар җыелды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен искиткеч күңелле тамаша әзерләгәннәр. Аны Людмила Емельшина башлап җибәрде. Ул район башлыгы Александр Никошинның бәйрәмгә кунак булып килүен әйтте дә, җитәкчегә сүз бирде.

-Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Менә кабат бәйрәмгә җыелдык. Бүген сезгә иң матур теләкләрне җиткерәсем килә. Яңа ел уңышлы булсын! Мәктәптә гел "4" һәм "5" билгеләренә генә укыгыз! Үсеп җитеп, районыбызга кирәкле һөнәрле кешеләр булыгыз!-диде ул. Аның сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Платонова да хуплады:

-Яңа елда күңелсезлекләр булмасын, авырулар борчымасын, бар хыялларыгыз тормышка ашсын,-диде ул.

Бик тә кызыклы тамаша балаларны бөтереп алды да, бер генә минут та күңелсезләнергә бирмәде. Алар киләсе ел "герое" шаян һәм гайрәтле Әтәч кушуы буенча биеделәр, Маймылга ияреп әйлән-бәйлән уйнадылар, усал Карга белән куркак Пингвинның хәйләсен ачтылар… Ә аннары Кыш бабай белән Кар кызы килеп җитте. Алар инде бәйрәм рухын тагын да күтәреп җибәрделәр, балаларны бик сөендерделәр.

Бәйрәм тамашасында төп рольләрне башкарган Александр Федонин һәм Гөлфирә Нуриәхмәтовага (Кыш бабай белән Кар кызы), Любовь Борисовага (Әтәч), Аида Гайнетдинова (Маймыл), Карга белән Пингвин ролен уйнаган Эльмира Шиһапова белән Гөлия Яруллинага афәрин! димичә мөмкин түгел. Алар балалар белән шулкадәр бирелеп күңел ачтылар, шундый күңелле уеннар уйнадылар!

Аннары балаларга бүләкләр өләштеләр. Бәйрәм күчтәнәчләрен Хәйруллин Хәйрия фонды һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе әзерләшкән. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова иң матур бәйрәм костюмнары хуҗаларын шоколадлар белән бүләкләде. Бу күңелле бәйрәмгә 164 бала чакырылган иде.

Ләйлә Әхмәтшина.

ФОТОЛАРНЫ КАРАРГА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев