Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләр законсыз аракы сату турында хәбәр итеп акча эшли алалар

Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында хәбәр итүчеләргә Дәүләт алкоголь инспекциясе акчалата бүләк вәгъдә итә. Узган елда республиканың 28 районыннан 625 шундый хәбәр һәм мөрәҗәгать алынган. Аларны җибәрүчеләр алкогольнең законсыз әйләнеше белән уртак көрәшкә үз эшләрен генә кертеп калмыйлар, акча да эшләп алалар. Әйтик, Казанда яшәүче берәүнең төгәл хәбәрләре аңа 56...

Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында хәбәр итүчеләргә Дәүләт алкоголь инспекциясе акчалата бүләк вәгъдә итә.

Узган елда республиканың 28 районыннан 625 шундый хәбәр һәм мөрәҗәгать алынган. Аларны җибәрүчеләр алкогольнең законсыз әйләнеше белән уртак көрәшкә үз эшләрен генә кертеп калмыйлар, акча да эшләп алалар. Әйтик, Казанда яшәүче берәүнең төгәл хәбәрләре аңа 56 мең сум акча китергән. Яр Чаллыда яшәүчегә 28 мең сум, Түбән Камадан берәүгә 19 мең сум акча түләгәннәр.

Ә менә безнекләр Дәүләт алкоголь инспекциясенә андый хәбәрләр җибәрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев