Әлки районында “Язгы игелек атнасы” акциясенә актив кушылдылар. ФОТО
16 апрельдә старт алган "Язгы игелек атнасы - мәрхәмәтле гамәлләр эстафетасы"на әлкилеләр дә актив кушылды.
Дүшәмбе көнне Юхмачы урта мәктәбе волонтерлары "Ветераннар янәшәдә яши" дигән чара үткәрделәр. Алар тыл хезмәтчәннәренең, инвалидларның өйләренә бардылар, шулай ук авылдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында булдылар. Укучылар ветераннарның хәлләрен сораштылар, алар белән сөйләшеп утырдылар. Әбиләр һәм бабайлар Бөек Ватан сугышы елларындагы михнәтле тормыш хакында сөйләделәр, яшьлек истәлекләрен уртаклаштылар, балаларны бүгенге матур тормышның кадерен белергә өндәделәр. Волонтерлар ветераннарны Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанага чакырдылар, тәмле күчтәнәчләр бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев