Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы агрокөллият филиалында элита орлык кына чәчәләр

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы быел иң яхшы сортлы орлыклар гына чәчәргә җыена. Филиалның 310 гектар сөрү җире бар. Әлеге басулар агрокөллияттә белем алучыларны эшкә өйрәтү мәйданчыгы буларак та хезмәт итә. Училище җитәкчесе Замир Зарипов әйтүенчә, язгы кыр эшләренә әзерлекне инде күптән башлаганнар. Иң элек Актаныш районының орлыкчылык белән шөгыльләнүче "Башак"...

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы быел иң яхшы сортлы орлыклар гына чәчәргә җыена.

Филиалның 310 гектар сөрү җире бар. Әлеге басулар агрокөллияттә белем алучыларны эшкә өйрәтү мәйданчыгы буларак та хезмәт итә. Училище җитәкчесе Замир Зарипов әйтүенчә, язгы кыр эшләренә әзерлекне инде күптән башлаганнар. Иң элек Актаныш районының орлыкчылык белән шөгыльләнүче "Башак" җәмгыятеннән 50 гектарга чәчәргә җитәрлек "Чатыр тау" дип аталган супер элита карабодай һәм 60 гектарга "Иделле" элита бодай орлыгы алып кайтканнар. Шулай ук язгы кыр эшләре өчен кирәкле күләмдә минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материалларын да кайгыртканнар. Техника да алдан ук тулысынча ремонтлап куелган. Кичә монда 90 гектарны биләгән уҗым культураларын тырмалауга һәм тукландыруга керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев